+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

45 автобус мәктәпләргә юл алды

Алар республиканың 31 муниципалитетында мәктәп автопаркларын тулыландырачак.

45 автобус мәктәпләргә юл алды
45 автобус мәктәпләргә юл алды

Уфаның “Торатау" Конгресс-холлы каршындагы мәйданда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк мәгариф учреждениеләре директорларына 45 яңа автобус ачкычларын тапшырды. Алар республиканың 31 муниципалитетында мәктәп автопаркларын тулыландырачак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

Яңа автобуслар Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бәләбәй, Балакатай, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Зилаер, Илеш, Кушнаренко, Куергазы, Мишкә, Миякә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Яңавыл районнарына, шулай ук Межгорье, Нефтекама һәм Уфа шәһәрләренә тапшырылды.

- Соңгы 4,5 елда без 800дән артык мәктәп автобусы сатып алдык, яртысы –  төбәк бюджеты исәбенә, яртысы федераль бюджеттан. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Аеруча рәхмәт сүзләрен автобус йөртүчеләргә әйтәсем килә. Алар белән очрашудан 40 мең баланың иртәсе башлана. Шоферларның эш шартларын алга таба да яхшыртырга, аларның хезмәт хакын арттырырга тырышачакбыз. Безнең өчен балаларның сәфәрләре уңайлы һәм хәвефсез булуы мөһим,  – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Агымдагы елда Башкортстанга мәктәп автопаркларын яңарту федераль программасы буенча "ГАЗ" маркалы 45 яңа автобус кайтарылды инде. Аларның сигезе, салоннары өстәмә җылытылган, республиканың төньяк районнары өчен кайтарылды.


 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: