Барлык яңалыклар

Юкәләр шаулап чәчәк атар...

Русиядәге юкәле иң озын аллея Уфада булачак.

Юкәләр шаулап чәчәк атар...
Юкәләр шаулап чәчәк атар...

Башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, илдәге юкәләр утыртылган иң озын аллея нәкъ Уфада булачак. "Шәһәрлеләр аллеясы" Октябрь проспекты буйлап урнашачак.

Бу проект "Яшел Башкортостан" экологик акциясе кысаларында узачак. Яшь агачлар утырту 26 апрельгә билгеләнгән. Аллея буйлап 4-4,5 метр биеклеккә җитәчәк юкә үсентеләре утыртылачак.

Илдәге иң озын аллеяны утырту проекты башлангычы белән "Артерия" күпфункцияле үзәге чыккан.

«Шәһәрлеләр аллеясы» проектын тормышка ашыруны дәвам итеп, әлеге үзәк Уфа халкының ял инфраструктурасын оештырырга планлаштыра.

Фото: ufacity.info

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: