Барлык яңалыклар

Баланың сәләтен ничек үстерергә?

“Хатын-кыз бәхете территориясе” Бөтенрусия ачык академиясендә спикерлар шушы сорауга җавап эзләде.

Баланың сәләтен ничек үстерергә?
Баланың сәләтен ничек үстерергә?

Бүген, 9 июньдә "Хатын-кыз бәхете территориясе” академиясе кысаларында "Сәләткә ачкычлар" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Сөйләшүдә баланың сәләтен күреп алу, ачу һәм үстерергә ярдәм итү турындагы актуаль сораулар күтәрелде.

Түгәрәк өстәлнең модераторы, "IQ лидера" уңышлы балалар мәктәбе җитәкчесе Альмира Колдәүләтова чара башында билгеләп үткәнчә, балаларны ничек уңышлы булырга, презентацияләргә өйрәтү, аларның сәләтләрен ничек ачу кебек сорауларга җаваплар яңгырады. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүне күптапкыр Европа, дөнья чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова ачты.

 

Чарада төрле өлкәләрдән, илебезнең төрле шәһәрләреннән бик күп спикерлар чыгыш ясады. Алар баланың сәләтен ачуда, аны үстерүдә үз тәҗрибәсеннән чыгып фикер алышты. Нәтиҗәдә, утырышның төп сораулары тулысынча ачылды һәм күп кенә җаваплар табылды.

Автор фотосы. 

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: