+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Бәлешфест"ка килегез!

Башкортстанда "Бәлешфест" милли аш-су фестивале алтынчыга узачак.

"Бәлешфест"ка килегез!
"Бәлешфест"ка килегез!

25 август көнне Буздәк авылының спорт һәм ял паркында "Бәлешфест-2023" милли аш-су фестивале узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестивальдә традицион милли аш-су белән кызыксынучы барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

Бәлеш бәйрәме Бүздәк җирлегендә алтынчы ел үткәрелә. Программада милли ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре, дегустацияләү, төрле бәйгеләр, презентацияләр һәм башка бик күп кызыклы мизгелләр көтелә. Бәйрәмгә килгән кунаклар биредә узган ел урнаштырылган Бәлеш арт-объекты белән фотога төшә алачак. Фестиваль җырлар, халык биюләре, уеннар, милли музыка белән үрелеп барачак.

Күп милләтләрне, аларның мәдәниятен, милли аш-суын берләштергән бәйрәмнең кульминация ноктасы булып зур бәлеш әзерләү һәм аны тантаналы рәвештә кисеп, барлык кунакларны да сыйлау булачак. Бәлеш бәйрәменә сез дә килегез, дуслар. Күңелле булачак!

Автор фотосы.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: