+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Бәлешфест" гөрләп торды!

Бүздәк районында алтынчы тапкыр милли аш-су фестивале узды.

"Бәлешфест" гөрләп торды!
"Бәлешфест" гөрләп торды!

Бүген Буздәк авылының спорт һәм ял паркында "Бәлешфест-2023" милли аш-су фестивале узды. Чара Президент грантлары Фонды, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Бүздәк Татар тарихи-мәдәни үзәге ярдәме белән Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Бәйрәмгә шулай ук төрле район вәкилләре, Чиләбе өлкәсе, Татарстан республикасы һәм башка төбәкләрдән үз мәдәниятләрен чагылдырган мәйданчыклар белән тарихи-мәдәни үзәкләр катнашты. Фестивальне үткәрүдә шәхси эшкуарлар да ярдәм итте.

 

Бәлеш бәйрәменең ачылу тантанасында актив катнашучыларны бүләкләделәр. Шулай ук биредә матур гадәткә әверелгән зур бәлеш ачу мизгеле узды. Бәйрәм Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистларының һәм район бию ансамбльләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән үрелеп барды. Төрле милләтләрне, аларның мәдәниятен, милли аш-суын берләштергән бәйрәмнең кульминация ноктасы булып зур бәлеш әзерләү һәм аны тантаналы рәвештә кисеп, барлык кунакларны да сыйлау булды. Быел бәлешне пешерү өчен махсус зур таба ясалган һәм мич салынган иде.

 

Программада кунаклар өчен милли ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре, дегустацияләү, спорт бәйгеләре, халык уеннары, төрле презентацияләр һәм башка бик күп кызыклы чаралар әзерләнгән иде.

 

Автор фотосы. 

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: