+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тагын да кызыклырак сәяхәтләр көтә!

Башкортстанда “Мәктәп туризмы” программасында 19 меңнән артык укучы катнашты.

Тагын да кызыклырак сәяхәтләр көтә!
Тагын да кызыклырак сәяхәтләр көтә!

Башкортстанда яңа уку елы башына 5-9нчы сыйныфлардан 19 меңнән артык укучы “Мәктәп туризмы”программасында катнашты. Проект безнең республикада 2022 елдан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Төбәк туроператорлары тарафыннан эшләнгән 46 уникаль туристик маршрутның төп юнәлешләре булып патриотик һәм тарихи-туган якны өйрәнү маршрутлары тора. Һәр экскурсия осталык дәресләре үткәрүне үз эченә ала.

"Безнең укучыларыбыз экскурсияләр вакытында туган як турында теоретик белем генә түгел, практик күнекмәләр дә ала. Киез басарга өйрәнү, милли ризыклар әзерләү, җәядән ату, милли костюмнарда фотосессияләр, ат җигеп йөрү буенча осталык дәресләре уңай бәяләр ала”, — дип белдерә республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Осталык дәресләре санына шулай ук квестлар, команда спорт ярышлары, кыяга менү, гамәли иҗат, биотехнологияләр, программалаштыру, яшелчәчелек, истәлекле сувенирлар ясау, клиплар төшерү буенча дәресләр кертелгән. Балаларга үз фильмнарын төшерү буенча “Пиксиляция” кинематография осталык дәресе аеруча кызыклы үтә.

Исегезгә төшерәбез, ике көнлек экскурсияләр вакытында балалар 3* һәм аннан да югарырак категорияле кунакханәдә яши. Турга туклану, экскурсия хезмәте күрсәтү, кимендә ике экскурсиягә һәм патриотик-тәрбия яки мәдәни-туган якны өйрәнү юнәлешләренең бер осталык дәресенә бару керә. Сәфәрнең бәясе — җиде мең сум, чыгымнарны федераль һәм төбәк бюджетлары үз өстенә ала.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: