+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Кванториум" талантлыларга юл ача

Туймазы районында"Кванториум" мәктәп технопаркы ачылды.

"Кванториум" талантлыларга юл ача
"Кванториум" талантлыларга юл ача

Туймазы шәһәренең 1нче мәктәп-интернаты базасында “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында республикада өченче балалар мәктәп технопаркы “Кванториум” ачылды.
Технопаркта табигый-фәнни, технологик, робототехника, хайтек юнәлешләре эшләячәк. "Кванториум" — югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган актуаль фәнни-тикшеренү һәм инженер-техник юнәлешләр буенча баланың тиз үсеше өчен уникаль мохит. Аерым үзенчәлеге булып балаларны инженер белеменә генә түгел, ә проект эшчәнлегенә, уйлап табу мәсьәләләрен хәл итүгә, 4К-компетенцияләргә (коммуникация, креативлык, проект мәсьәләләрен команда белән хәл итү, тәнкыйди фикерләү) һәм тәҗрибәле остазлар күзәтүе астында реаль мәсьәләләрне хәл итүгә өйрәтү тора.

"Яңартылган биналар проект эшчәнлеге өчен мәйданны файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Кабинетлар табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне, робототехника нигезләрен мавыктыргыч өйрәнү мөмкинлеге бирә торган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Хәзер гадәти дәресләр тагын да кызыклырак булачак", — дип билгели мәктәп-интернат директоры Салават Әхмәтов.

Кванториум балалар технопарклары эшчәнлеге физика, химия, биология, технология уку фәннәрен укытуга, практикага юнәлтелгән факультатив һәм электив курсларны үстерүгә, балаларга табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге өстәмә белем бирүне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Мәктәп "Кванториумы" — проект эшчәнлеге, һөнәри юнәлеш бирү, конкурсларга һәм олимпиадаларга әзерлек, һәр баланың талантын үстерү өчен ресурсларга керү ноктасы.


Фото: contenta.info

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: