+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
18 февраль 2020, 15:30

Бабаларым сугышны кичкән

"Әллүки"дә "Җиңү өчен рәхмәт!" конкурсы дәвам итә. Чираттагы хат Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучысы Эльза ЗАҺИТОВАдан килде. Ул да Бөек Җиңүгә өлеш керткән бабалары турында истәлекләр белән бүлешә.

Минем ике бабам да сугышта катнашкан. Алар икесе дә Мишкә районы егетләре. Миргасыйм бабам — Янакыш авылыннан. Ул Сталинград шәһәрендә каты яраланган. Икенче бабам Хәмәтхан — Субай авылыннан. Ул Берлинга кадәр барып җиткән.
Алар икесе дә сугыштан исән кайтып, илебез иминлеге өчен хезмәт иткәннәр. Без әти-әнием белән ел саен "Үлемсез полк"та катнашабыз. Мин бабаларым белән бик горурланам!
Эльза ЗАҺИТОВА,
5нче сыйныф.
Уфаның 65нче Татар гимназиясе.
Автор фотосы.
Читайте нас: