+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
23 февраль 2020, 13:00

Фронтовик тротил шартлаткан

94 яшьлек ветеран өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сюрприз оештырганнар.

Үзәк хәрби округның инженерлык берләшмәсе хәрби хезмәткәрләре һәм республиканың Хәрби комиссариаты Уфа янында 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Фәләх Шакир улы Гыйләҗевка сюрприз оештырган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
23 февраль уңаеннан сугыш ветеранына һәм аның тормыш иптәше игътибарына яңа кораллар һәм техника тәкъдим ителгән.
" Фронтовик бигрәк тә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмаларны хәвефсез зарарсызландыруның уникаль мөмкинлекләрен күрсәткән “Кобра” роботын бәяләде”, — дип белдергәннәр Үзәк хәрби округның матбугат хезмәтендә.
“Германияне җиңгән өчен” һәм “Сугыштагы казанышлары өчен” хәрби бүләкләренә ия ветеран өчен иң тәэсирлесе - заряд шартлавы булган. Аны шартлату өчен төймәгә басу Фәләх Гыйләҗевның үзенә тапшырылган.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: