+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
23 февраль 2020, 17:00

Ил батыры күкрәген яңа орден бизи!

112нче Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны, республикада тәүгеләрдән булып, генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Бүген 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугышны кичкән якташыбыз, Кызыл Байрак, Ленин, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский орденнары кавалеры Мөгыйн Нагаев өчен истәлекле көн. Республика Башлыгы Радий Хәбиров ветеранны котларга өенә килде һәм утлы сугышны кичкән яугирне беренчеләрдән булып генерал Шәйморатов исемендәге орден белән бүләкләде.
Билгеле булуынча, Башкортстанда яңа хәрби награда - генерал Шәйморатов ордены гамәлгә кертелде. Ул көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак.
Ветеран яшәгән йорт ихатасында бүген парад булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан республика ветераннарына багышланган парадта 220 кеше катнашты. Алар арасында Муса Гәрәев исемендәге Уфа интернат-мәктәбенең курсантлары һәм байрак йөртүче төркеме, Октябрьский шәһәре юнармиячеләре, Стәрлетамакның һәм Ишембайның кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр, Уфаның 160нчы лицее укучылары катнашты.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: