+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
23 февраль 2020, 20:00

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең ветераны Габделхәй Әхәт улы Зариповка генерал Миңнегали Шәйморатов орденын тапшырды.

Утлы сугышны кичкән яугир Мишкә районының Татарбай авылыннан. Бүгенге көндә ул Сугыш ветераннарының республика клиник госпиталендә дәвалана.
– Бүген без генерал Шәйморатов орденнарын тапшырабыз, һәм беренче бүләкләрне танылган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары алды, - диде төбәк башлыгы. - Без ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтү өчен барысын да эшлибез, барысы өчен дә рәхмәт белдерәбез.
Габделхәй Әхәт улы Мәскәүне саклауда катнаша, 41нче гвардия укчылар дивизиясе составында Сталинград янында сугыша һәм яралана. Солдат озак вакытлар госпитальдә ята. Аннан чыккач, янә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе белән бергә фронтка китә. Ул дивизия составында Белоруссия, Польша, Варшаваны азат итүдә катнаша, Брандербургны, Белградны, Трептов Камминны, Гюльцовны, Платаны, Берлинны алуда катнаша. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: