+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
23 февраль 2020, 23:05

Сез – батырлык үрнәге!

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров янә биш кешегә генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

Генерал Шәйморатов орденын хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәтүчеләргә тапшыралар. Тантаналы җыелышта ул биш кешегә - 2018 елның апрель аенда үсмер һөҗүм иткән вакытта балаларны коткарган Стәрлетамак 1нче мәктәбенең информатика укытучысы Екатерина Першинага, янган йорттан 20 кешене эвакуацияләүне оештырган Межгорьядан хат ташучы Эльвира Шәяхмәтовага, 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Кәшшаф Сәмигуллинга, М. Шәйморатов исемендәге махсус тәгаенләнештәге 29нчы отделениенең укчы-санитары Вадим Сафинга, Эчке эшләр министрлыгы объектарын саклау буенча Аерым батальон командиры Руслан Гайнуллинга, шулай ук төрле елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округында, Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткән якташыбыз Илдус Халитовка тапшырылды.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, бу зур бүләк ел саен 23 февральдә тапшырылачак. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда сугыш еллары җырлары яңгырады һәм “Шәйморатов Генерал” театраль тамашасыннан өзек күрсәтелде.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: