+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
20 апрель 2020, 20:25

Җиңүдә аның да өлеше зур

“Җиңү өчен рәхмәт!” конкурсы дәвам итә. Бу юлы хат Уфа районының Алексеевка мәктәбе укучысы Ринат Миңнегуловтан килде.

Карт картәтием Әкрам Янышев 17 яшендә сугышка китә. Ул өч ай күнекмәләр үткәннән соң, Дон фронтының 195нче дивизия составында сугышка керергә приказ ала. Аларның дивизиясе Воронеж шәһәрен азат итүдә катнаша. Карт картәтием бу сугышта каты яралана һәм Мичуринск шәһәрендәге госпитальгә озатыла. Башта аны Пенза, аннан Чиләбе өлкәсендәге госпитальләргә күчерәләр. Карт картәтиемә 3нче группа инвалидлык биреп, ачык яра белән Красносоульскига дәваланырга кайтаралар. Әкрам Габдулла улы 1942 елның 1 ноябреннән укытучы булып эшли башлый. Ул Стәрлетамак укытучылар институтын тәмамлый, укучыларга физика фәне буенча белем бирә. Аның эш стажы 49 ел 4 ай 10 көн! Карт картәтием атказанган укытучы, РФның халык мәгарифе отличнигы, аның бик күп Мактау кәгазьләре бар. Ул 1999 елда 76 яшендә вафат була. Мин үземнең карт картәтием белән бик горурланам!
Ринат Миңнегулов, 2 сыйныф.
Уфа районының Алексеевка мәктәбе.
Читайте нас: