+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
25 апрель 2020, 13:00

"Җиңү көне" җыры халыкларны берләштерә!

Бүген, 25 апрельдә, Идел буе федераль округында "Җиңү көне" җыры” дигән масштаблы акция старт алды.

Акция Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан башлап җибәрелгән һәм төбәкләрдә яшәүчеләргә берләшеп, Русиядә иң танылган җырларның берсен бергә башкару мөмкинлеген бирә.
Чарада катнашучылар киң билгеле "Җиңү көне" җырын җырлап, эстафетаны бер-берсенә тапшырачаклар. Композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов бу җырда халык батырлыгының бөеклеген дә, югалтуларын да, тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерә алганнар. Әйткәндәй, җыр өчен бу ел юбилей елы — беренче тапкыр ул нәкъ 45 ел элек яңгыраган.
Идел буе федераль округының «Җиңү көне» җыры" марафонына стартны Мордовия Республикасы бирә. Республикабызга эстафетаны Удмуртия тапшырачак. Беренче тапкыр «Җиңү көне» җыры башкорт телендә яңгыраячак. Тәрҗемә авторы — язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова.
Легендар җырны халык хорында катнашучылар: Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның Милли симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин, республиканыңның халык артисткасы, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалын алып баручы Фаягөл Дәүләтьярова һәм популяр музыкант Заһир Зәйнетдин башкарачак.
Төбәкләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Акциягә көн саен яңа төбәк кушылачак. Җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобедепфо #нашденьпобеды хештеглары белән табарга мөмкин.
Фото:sakhalinmedia.ru
Читайте нас: