+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 Май 2020, 17:00

“Җиңү көне” җыры чуваш телендә яңгырады

Җырлы марафонда Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә катнашачак.

Бүген “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына Чувашстан кушылды. Бу марафон Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды һәм 25 апрельдә старт алды. Проектта Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә катнашачак.
Бу акция өчен легендар җырны чуваш теленә Чувашстанның халык шагыйре, атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Семендер тәрҗемә итте. Видеороликны төшерү “Җиңү” мемориаль комплексында, Хәрби Дан музеенда һәм “Трактор төзүчеләр мәдәният йорты” республика халык иҗаты үзәгендә үтте. Язма 2020 елның февраль ахыры-март башында — Русиядә коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә үзизоляцияләү режимы кертелгәнче яздырылды. Яраткан җырларыбызның берсе булган бу җыр Идел буе федераль округы халыклары телләрендә аеруча чагу яңгырый.
“Безнең өчен Чувашстан Республикасының бу акциягә кушылуы зур дәрәҗә. Без уртак җиңүгә зур өлеш керткән якташларыбыз белән горурланабыз. Бу проект ярдәмендә батырлыгы, фидакарьлеге, Ватанга мәхәббәт өчен ветераннарга тагын бер кат рәхмәт белдерәбез”, — ди Чувашстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев.
Җырны башкаруда Чувашстан дәүләт филармониясе артисты Юрий Катков, Чувашстан дәүләт опера һәм балет театры солистлары Маргарита Финогентова һәм Иван Николаев, популяр башкаручылар Алексей Московский һәм Ольга Пеганова, шулай ук “Соловушки” хоры, “Классика” җыр капелласы, “Яшә һәм хәтерлә” патриотик башкарды.
Акциягә Мордовия, Марий Эл республикалары, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Самара, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре, Пермь крае кушылды да инде. Бүген Чувашстан Республикасы эстафетаны Киров өлкәсенә тапшыра.
Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштег буенча күрергә мөмкин.
Фото:cheboksary.ru
Читайте нас: