+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 Май 2020, 17:25

Картәтиләрем белән горурланам!

“Җиңү өчен рәхмәт!” конкурсында нәни дусларыбыз да катнаша. Аларның сугышның куркыныч афәт булуын аңлавы, Бөек Җиңү өчен гомерен кызганмаган картәтиләре белән горурлануы, матур шигырьләр ятлавы сөенечле күренеш. Ә хәзер бәйгегә кушылучы кечкенә Юлиянең хаты белән танышыйк.

"Исәнмесез! Минем исемем — Юлия. Бу хатны сезгә энием белән бергәләп язабыз.
Быел июнь аенда миңа 4 яшь тула. Чакмагыш районының "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрим. Әти-әнием миңа Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтиләрем турында сөйли. Мин аларны тыңлыйм, сораулар бирәм. Картәтиләрем белән горурланам!
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган шигырьләр дә ятладым".
Юлия Кашапова,
3 яшь.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: