+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 Май 2020, 16:40

Тыныч тормыш өчен көрәшкән!

"Җиңү өчен рәхмәт!" конкурсына килгән янә бер матур хат Стәрлебаш районыннан сугышка киткән, илне дошманнардан азат итүгә зур өлеш керткән, тыныч тормышта да якты эзләр калдырган картәти турында.

"Безнең картәтиебез Исмәгыйль Хөсәен улы Гыйльманов 1907 елда Стәрлебаш районының Бузат авылында туган. 1941 елның июнендә сугышка китә. 255нче укчылар дивизиясе составында дошманнарга каршы көрәшә.
Өйдә картәниебез белән кечкенә алты баласы кала. Иң бәләкәйсенә бер ай гына тулган була. Картәтиебез Смоленск янында каты яралана. 6 ай госпитальдә ята. Шуннан соң Сталинградка сугышка җибәрелә. Янә яралана, ләкин бирешми. Төньяк-Көнбатыш фронты составында күп кенә шәһәр һәм авылларны азат итүдә катнаша.
Картәтиебез сугышта күрсәткән батырлыгы өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган авылына кайта, бригадир булып эшли. Картәниебез Миңиса Ибраһим кызы белән 9 бала тәрбияләп үстерә".
Ангелина Вахитова, 5 яшь.
Денис Тимербулатов, 6 яшь.
Стәрлетамак шәһәре.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: