+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
8 Май 2020, 11:15

Алар Җиңү өчен көрәшкән!

“Җиңү өчен рәхмәт!” конкурсына мәктәп укучылары белән бергә, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да кушыла. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган көннәрдә кечкенә Амелия дә сугышның куркыныч афәт икәнлеген аңлавы, бабаларына рәхмәтле булуы белән сокландырды.

"Минем исемем — Амелия. Уфа шәһәрендә яшим. Туймазы һәм Дәүләкән районнарына картәни-картәтиләрем янына еш кайтам. Алар миңа үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре турында сөйли. Сугышта безнең бабаларыбыз фашистларга каршы көрәшкән. Атышу, шартлату, жимерү күп булган. 9 май көнне сугыш беткән!
Мин әнием белән бергә Җинү көненә балалар бакчасында үткән конкурс өчен аппликация, оригами ясадым һәм беренче урын алдым! Ә фотоларда минем ерак картәтиләрем — Рамазанов Каләмдәр Рамазан улы, аның абыйсы Рамазанов Гыйлемдар Җиһандар улы һәм бабам Яушев Гани Арслангали улы. Алар өчесе дә сугыштан исән кайткан. Мин алар белән горурланам!"
Амелия Әделгәрәева, 4 яшь.
Уфа шәһәре.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: