+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
8 Май 2020, 13:35

Ветераннарны видеоролик аша тәбриклә!

Русия Мәдәният министрлыгы “Летопись сердец" акциясен башлап җибәрде. Сез дә кушылыгыз, дуслар!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрү максатында, Русия Мәдәният министрлыгы, Яндекс компаниясе, Русия ветераннар берлеге һәм “Үлемсез полк” оешмасы белән берлектә, “Летопись сердец" Бөтенрусия акциясен башлап җибәрде. Акциядә катнашучылар — илнең мәктәп укучылары. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлап яисә сугыш турындагы шигырь сөйләп, аны видеога яздырыра һәм [email protected] электрон адресына җибәрергә тәкъдим ителә. Шулай ук бу видеязмаларны #летописьюсердец, #культурный марафон хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Акцияне үткәрүдә катнашкан мәдәният волонтерлары барлык видеороликларны Яндекс.Эфирга куячак.
Акциядә катнашуның шартлары: бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Төп шарты — видеоролик яздыру. Ул Бөек Ватан сугышы темасына багышланган булырга тиеш. Үз исемегезне, фамилиягезне, сыйныфыгызны, шәһәрегезне күрсәтегез, шигырь кемгә багышлана, авторын һәм шигырьнең исемен күрсәтегез. Видеоны төшерер алдыннан roskultproekt.ru сайтында Русиянең халык артисты Евгений Мироновның сәнгатьле уку буенча осталык дәресен карарга киңәш итәбез. Видеороликта Бөек Ватан сугышында катнашучының портретын урнаштырыра аласыз. Ул чакта сезнең видео "Үлемсез полк” акциясе сайтына (moypolk.ru) куелырга мөмкин. Роликның озынлыгы: 15 секундан алып 5 минутка кадәр. Видео 1280 х 720 пиксель булырга тиеш. Аны [email protected] адресы буенча җибәрегез.
Фото:gazetavyborg.ru
Читайте нас: