+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
8 Май 2020, 17:05

Җырлы марафонга Ырынбур кушылды

Бүген Ырынбур өлкәсе Идел буе федераль округының масштаблы “Безнең Җиңү көне” җыр марафоны эстафетасын кабул итте. Ырынбурга эстафетаны Киров өлкәсе тапшырды.

– Без бу эстафетаны шатланып кабул итәбез. Шулай итеп Ырынбур дәүләт урыс халык хоры артистлары Идел буе халкын Җиңү көне белән котлады. Мин хор белән бергә Давид Тухмановның атаклы композициясен башкарганда хис-тойгыларның күтәрелешен тоям. Бу, әлбәттә, гади булмаган җыр. Анда безгә кадерле тойгылар шулкадәр салынган ки, аны башкача башкарып та булмый. Җырлыйсың, һәм сине үз халкың, үз илең, җиңгән, бирешмәгән кешеләр өчен горурлык хисе биләп ала, — ди коллектив солисты Владимир Решетков. — Буыннан-буынга коллектив артистларына бу әсәрдә салынган мәгънәләргә сакчыл караш тапшырыла.
Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге танылган иҗат коллективлары ике атна дәвамында иң яраткан һәм күптән инде халык җырына әверелгән «Җиңү көне» җырын башкару эстафетасын бер-берсенә тапшырды.
Мордовия Республикасында «Безнең Җиңү Көне» Идел буе федераль округы җыр марафонына старт бирелде. Акциядә катнашучылар эстафетаны күршеләренә тапшырды. Төбәкләрдә иҗат коллективларының чыгышлары 2020 елның февраль-март башында, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә Русиядә югары әзерлек режимы таралганчы яздырылды. Хәзер, чикләнгән чаралар шартларында, Идел буе федераль округы халыклары телләрендәге иң яраткан җырларның берсен мондый башкару аеруча чагу төс ала. Республикалар һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары җырлары төбәк телеканалларында 25 апрельдән трансляцияләнде.
Акциягә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан республикалары, Самара, Түбән Новгород, Саратов өлкәләре, Пермь крае, Ульяновск һәм Пенза, Киров өлкәләре дә кушылды.
9 Май, Җиңү көнендә, җыр марафонында катнашкан барлык музыка коллективлары башкаруында легендар җыр яңгыраячак.
Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштегы буенча карарга мөмкин.
Фото:mk-mari.ru
Читайте нас: