+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 12:35

“Алтын йолдыз” Уфага кайтты

Бүген Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз” медале Милли музейга мәңгелек саклауга тапшырылачак.

2020 елның 30 мартында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Президент Владимир Путин указы белән “Русия Герое” исеме бирелде. Бүген Геройның “Алтын йолдызы” Мәскәүдән мәңгелек саклауга Башкортстанга кайтартылды.
Аны аэропортта каршы алдылар. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы чорындагы “ГАЗ-67” автомобиле, Кызыл һәм Совет армияләре кораллануында булган “К-750”, “М-72” мотоцикллары, шулай ук 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе байрагы һәм Җиңү байрагы беркетелгән заманча БТРлар составында хәрби колонна аны шәһәргә алып килә. Башкаланың үзәк урамнары буйлап үткәннән соң, Совет мәйданына килеп, “Алтын йолдыз” тантаналы рәвештә Милли музейга саклауга тапшырылачак.
Фото:скрин
Читайте нас: