+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 11:45

Бөек Җиңү көне белән!

Радий Хәбиров Җиңү паркында үткән тантаналы чарада катнашты.

Бүген, 9 майда, Уфа шәһәренең Җиңү паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Республика җитәкчесе Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы гимннарын башкарганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Радий Хәбиров шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына, тыл хезмәтчәннәре һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Шуннан соң Башкортстанда узган елның ноябрендә старт алган «Җиңү» республика марафонының йомгаклау тантанасы – республиканың Хәрби Дан музеена Мәңгелек ут салынган капсула һәм штандарт тапшыру булды.
Бәйрәм чарасы барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узды.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: