+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 18:05

Владимир Путин Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Ил башлыгы Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан русиялеләргә мөрәҗәгать итте.

Русия Президенты Владимир Путин бүген, Бөек Җиңү көнендә, Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере янында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аннан дәүләт башлыгы русиялеләргә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгать итте. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, бүген Владимир Путинның бәйрәм белән бәйле тагын берничә чарада катнашуы планлаштырылган.
Ил башлыгы ел саен 9 майда Кремль янында Билгесез Солдат каберенә чәчәк сала. Гадәттә, бу тантана Кызыл мәйданда Җиңү парадыннан соң уза. Быел чара эпидемиологик хәл аркасында кичектерелде.
Фото:ТАСС
Читайте нас: