+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
14 Май 2020, 13:05

Укучыларыбыз җиңү яулады!

Агымдагы елның 21 февраленнән 6 апреленә кадәр “Солдатка хат. Сугыш чоры балалары турында” Бөтенрусия конкурсы үтте. Бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән 75 укучы җиңү яулады. Алар арасында Башкортстан укучылары да бар.

Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән Хәтер һәм Дан елы кысаларында агымдагы елның 21 февраленнән 6 апреленә кадәр “Солдатка хат. Сугыш чоры балалары турында” Бөтенрусия конкурсы үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурсның федераль этабын Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Юнармия” Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте оештырды.
Яшь буында патриотизм тәрбияләүгә, илебезнең үткәне һәм бъгенгесенщ карата кызыксыну хисләре уяту максатында оештырылган бәйгегә илнең төрле төбәкләреннән 11 меңгә якын эш килгән. Конкурс шартлары буенча, укучылар аларны хат, рәсем, һәм видеоролик формасында башкарган. Нәтиҗәдә, 75 укучының эше иң яхшылары дип табылган.
Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында Башкортстан укучылары да бар. Салават шәһәреннән Эвелина Саббахова (14 яшь) — “Хат” номинациясендә, Миякә районыннан Лилия Гыйләҗева (16 яшь), “Рәсем” номинациясендә, Дәүләкән районыннан Дарья Попова (15 яшь), “Видео " номинациясендә җиңүгә ирешкән. Алар иң элек бәйгенең төбәк этабын уңышлы үткән һәм ил күләмендә дә җиңүчеләр исемлегенә кергән.
Республика данын лаеклы яклаучы укучыларыбызны котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телибез!
Читайте нас: