+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
18 Май 2020, 13:35

Бабамның батырлыгы

"Җиңү өчен рәхмәт!" конкурсында Тәтешле районында яшәүче яшь дустыбыз да катнаша. Җиңү өчен көрәшкән яугир бабасы белән горурланып язылган хатны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Илебез тарихында онытып булмый торган битләр бар - ул Бөек Ватан сугышы. Ул һәр йортка ишек шакый, һәр гаилә фронтка якын кешеләрен изге көрәшкә озаталар. Сугыш бик күп гаиләләргә ачы күз яшьләре, кайгы китерә. Һәр гаиләнең сугыш турында үз тарихы, үз хәтере бар.
Мин үзем дә, әти-әнием дә ул куркыныч сугышны күрмәдек. Мин тыныч вакытта тудым, әби-бабамны исән чакларында күрә алмадым һәм алар турында әнием, әбием һәм бабам сүзләреннән генә беләм. Минем әбиемнең күзләрдә сугыштан кайтмаган әтисе турында тирән сагыш яши. Бабам — Садрыев Вәсбирахман 1908нче елда Аскын районының Мутабаш авылында туа. Балачактан хезмәтне яратып үсә. 1940 нчы елда минем Дания әбием белән матур тормыш корып җибәрәләр. Сугышка кадәр туган колхозында тырышып хезмәт итә, төрле эшләрдә эшли. Ләкин дәһшәтле сугыш бабамны туган ягыннан, якын кешеләреннән аера. 1942нче елның июлендә ул фронтка китә. Ә Галия әбием 1942 елның ноябрендә туа. Вәсбирахман бабам Дания әбиемә хатларда еш кына: «Кызымны төшемдә күрдем, миңа бик охшаган, ул да минем кебек зәңгәр күзле», — дип яза.
Кызганычка каршы, 1944 елның җәендә Дания әбием бабамның үлуе турында хәбәр ала. Бабам яу кырларында мәңгегә ятып кала. Әнисе сүзләреннән әбием әтисенең өч тапкыр яраланганын һәм өч госпитальләрдә дәваланганын белә. Бу инде аның кыю, курку белмәс, батыр сугышчы булуын, үз-үзен аямыйча көрәшүен күрсәтә. Бабам шулай ук "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Менә нинди кыю булган минем бабам! Мин анын белән горурланам!
Ләйсән Ибраһимова,
2 сыйныф укучысы.
Тәтешле районының Аксәет авылы.
Читайте нас: