+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
24 июнь 2020, 14:20

Җиңү өчен рәхмәт!

Бүген, 24 июнь көнне, республика буенча ветераннар йортлары алдында шәхси Җиңү парадлары уза.

Уфаның Киров районындагы Чернышевский урамындагы 127 йорт алдында берьюлы ике ветеранны: Хәсән Рәхим улы Хөснуризалов һәм Усман Идиатулла улы Кинзикеевны хөрмәтләделәр.
Хәсән Рәхим улын сугышның беренче көннәрендә армиягә алалар. Ул 1941 елдан 1947 елга кадәр сугыш юллары аша уза, Белгород, Харьков, Полтава, Кременчуг, Александрия, Знаменка станциясе, Кировоград, Молдавияне азат итүдә катнаша. Кызыл Байрак ордены, моннан тыш, сугыш барышында ике “Батырлык өчен” медале, III дәрәҗә Дан ордены, Украинаны азат иткән өчен — Суворов, Польшаны азат иткән өчен Богдан Хмельницкий орденнары белән бүләкләнә. Хәсән Рәхим улы сугышны Прагада тәмамлый. Уфага кайткач, Агыйдел елгасы пароходчылыгының ярдәмче хуҗалыгында, аннары 37 ел “Башнефть”тә эшли.
Ветераннарны район башлыгы Илвир Нурдәүләтов котлады. Легендар “Прощание славянки” көе астында тантаналы марш, шулай ук сугыш вакытында чыгарылган ретро-автомобильләр узды.
Башкортстан буенча сугыш ветераннарын олылау 25 муниципалитетта уза. Ветераннар өчен концертлар, музыкаль коллективларның чыгышлары, тантаналы маршлар оештырыла.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: