+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
16 сентябрь 2020, 13:25

“Тыныч күк өчен рәхмәт!” балалар рәсемнәре конкурсына рәхим итегез!

Онлайн-конкурста 4 яшьтән 14 яшькә кадәр һәркем катнаша ала. Рәсемнәрне [email protected] электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.

Агымдагы елның 2 сентябреннән 2 октябренә кадәр “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи фестиваль кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Тыныч күк өчен рәхмәт!” балалар рәсемнәре онлайн-конкурсы үтә. Әлеге бәйге “Мәдәниятара партнерлык үзәге" иҗтимагый-мәдәни инициативаларны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее һәм Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла.
“Тыныч күк өчен рәхмәт!” балалар рәсемнәре онлайн-конкурсында 4 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
Онлайн-конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
* Минем бабам сугышта (минем әбием);
* Уфа – Хезмәт Батырлыгы һәм Дан шәһәре;
* Бөек Ватан сугышы ветеранының милли герое портреты”
* Тылда да фронт иде...
* Фронттагы җанвар портреты. Бөек Ватан сугышында атлар, этләр, мәчеләр, күгәрченнәр, дельфиннар, боланнар, дөяләр катнашуы турында);
* Шәһәр һәм авылларда Җиңү көнен бәйрәм итү.
Рәсем эчтәлегенә һәм бизәлешенә карата таләпләр:
  1. Эшләр А4 форматындагы битләрдә башкарылырга тиеш һәм уң яклап, аста эшне башкаручының, номинациянең исеме куелырга тиеш.
  2. Рәсем фотога төшәрелергә тиеш (сканерланырга).
  3. Рәсемнең фотосы “Мәдәниятара партнерлык үзәге” оешмасының электрон почтасына җибәрелергә тиеш - [email protected]
  4. Эшләр теләсә кайсы стильдә һәм жанрда, кәгазь, гуашь, каләм белән башкарыла ала.
  5. Конкурс эшләре плагиат, башка авторлардан күчерелгән булырга тиеш түгел.
  6. Конкурска йомгак 3-11 октябрь көннәрендә ясалачак. Нәтиҗәләр турында мәгълүмат 12нче октябрьдә түбәндәге сайтларда булачак:
    - "Мәдәниятара партнерлык үзәге» иҗтимагый-мәдәни инициативаларны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма ; https://ano-cmp.ru;
    - 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее ; http://museum.ru/M3250;
    - Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты ; https://addnrb.ru
    Онлайн-конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә. Конкурста катнашучыларның барысы да Hәхмәт хатлары алачак.
    Читайте нас: