+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
22 ноябрь 2020, 19:45

Батырлык онытылмый

Уфа шәһәренең 7 нче модельле балалар китапханәсе Бөтенрусия олимпиадасына кушылды.

Агымдагы елның 19 ноябрендә "Русия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары" Бөтенрусия олимпиадасы узды.
Уфа шәһәренең 7 нче модельле балалар китапханәсе бу чараны үткәрү мәйданчыкларының берсе булды. Ике яшь категориясендәге: 10нан 12 яшькә һәм 13тән 16 яшькә кадәр китап укучылар 10 сорауга җавап бирделәр. Олимпиадада катнашучыларның барысы да аларга кызыклы һәм танып-белү сораулары ошавын һәм бу патриотик чарада катнашуларына бик шат булуларын белдерделәр.
Олимпиада барлык санитар таләпләрне үтәп узды: битлек, социаль дистанция, һәр укучыдан соң өстәлне дезинфекцияләү. Чара ахырында китапханә мөдире Ирина Зиннәтуллина китап сөючеләргә Бөек Ватан сугышы наградалары турында сөйләде.
Фото: Модельная детская библиотека № 7 г. Уфы
Читайте нас: