+24 °С
Облачно
Журналга язылу
Бөек Җиңү
7 Мая , 14:00

Башкортстанда бер минут тынлык игълан ителәчәк

8 майда“Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якты истәлегенә” дип аталган патриотик чара узачак.

Башкортстанда бер минут тынлык игълан ителәчәкБашкортстанда бер минут тынлык игълан ителәчәк
Башкортстанда бер минут тынлык игълан ителәчәк
Иртәгә, 8 майда, Башкортстанда “Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якты истәлегенә” дип аталган иҗтимагый гражданлык-патриотлык чарасы узачак.

Акция бер үк вакытта бөтен республикада 10.50 сәгатьтән 11.20 сәгатькә кадәр узачак, ә 11.00дә бер минут тынлык игълан ителәчәк.

Акцияне “Русиянең үлемсез полкы” хәрәкәтенең төбәк штабы һәм Ватанны саклаучылар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге оештыра. Ул патриотик хәрәкәтләрнең максатларына һәм бурычларына теләктәш булган оешма һәм учреждениеләрдә узачак.

Оештыручылар чараны эш урыннарында, уку кабинетларында, актлар һәм спорт залларында, шулай ук башка мәйданчыкларда уздырырга чакыра.

Катнашучыларга "Җиңүче солдат" фотосы һәм Георгий тасмасы төшерелгән бейдж тагарга, шул рәвешле аңа хөрмәт күрсәтергә киңәш ителә.

Бер минут тынлык — Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар һәм фашизм корбаннары турында мәңгелек хәтер һәм кайгы символы, дип искәртә акцияне оештыручылар, дип хәбәр итә resbash.ru.

Фото: resbash.ru.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас