

Сергей АЛЕКСЕЕВ
Бер адым да артка чигенмәскә!
Хикәя
Өченче ай инде көньякта каты, канкойгыч сугышлар бара. Дала яна. Ут һәм төтен аша фашистлар Сталинградка, Иделгә таба ыргыла.
Сталинград янында каты алыш бара. Уналты гвардияче солдат тигезсез көрәшкә чыкты.
— Бер адым да артка чигенмәскә! — дип ант бирде геройлар.
Фашистлар атакага ташланды. Гвардиячеләр чикне тотып калды. Бер-берсенең яраларын бәйләделәр, алар яңадан сугышка әзер.
Фашистлар икенче тапкыр атакага килә. Хәзер алар күбрәк, ут көчлерәк. Гвардиячеләр ныклап каршы тора. Тагын чикне тотып калдылар. Бер-берсенең яраларын бәйләделәр. Алар янә алышка әзер.
Солдатлар дүрт атаканы кире кактылар.
Пехота батырларны җиңә алмады, каһарманнарга фашист танклары үрмәләде.
Танклар белән алыш — бик каты сугыш. Уналты сугышчыдан уникесе калды.
— Бер адым да артка чигенмәскә!
Унга калдылар, тугыз.
— Бер адым да артка чигенмәскә!
Сигез, җиде.
Аларның фамилияләрен исегездә калдырыгыз — Кочетков, Докучаев, Гущин, Бурдов, Степаненко, Чирков, Шуктомов.
Ә танклар һаман алга шуыша. Солдатларның туплары да, танкка каршы мылтыклары да, минометлары да юк. Патроннар да бетте.
Солдатлар һаман дошман белән алыша. Бер адым да артка чигенмәскә! Ә танклар якынайганнан-якыная.
Геройлар кулында гранаталар гына калган. Һәр солдатка өчәр. Докучаев танкларга, яудаш дусларына, өч гранатасына карап алды. Карады. Гимнастерка каешын салдырды. Гранаталарны каешы белән бәйләде. Ни өчендер кулында үлчәгәндәй итте. Тагын бер тапкыр Гущинга, Бурдовка караш ташлады — алар окопта аның янәшәсендә иде. Докучаев дусларына елмайды. Һәм солдат кинәт окоптан күтәрелде.
— Ватан өчен! — дип кычкырды герой. Алга, дошманга ташланды. Гранаталарны күкрәгенә ныграк кысты. Беренче танк астына ташланды.
Шартлаудан дала тетрәнеп куйды. Сугыш уты өткән үләннәр чайкалды. Фашистлар танкы туктап калды, дөрләп яна башлады.
Гущин белән Бурдов бер-берсенә карашып алдылар. Кыюлык — кыюлык тудыра. Батырлык — батырлык тудыра. Гущин торып басты. Бурдов та урыныннан торды. Кулларында гранаталар бәйләме.
— Безне ала алмассың! — дип кычкырды солдатлар.
Геройлар алга омтылды. Ике шартлау җирне тетрәтте. Ә танклар килә дә килә.
Шул чакта Кочетков, Степаненко, Чирков, Шуктомов сафка бастылар:
— Ирек гомердән кадерлерәк!
Менә алар дүртәү – утлы чиктә. Фашист танкларына каршы геройлар килә.
— Фашистларга үлем! Басып алучыларга үлем!
Фашистлар кешеләрнең танклар астына килүен күрде. Шартлау. Тагын һәм тагын шартлау. Фашистларны курку биләп алды. Танклар артка чигенде, кире борылды, ашыгып күздән югалды.
Каты алышлардан соң янгыннар дөрләде. Вакыт җил кебек йөгерә. Еллар елгалар кебек ага. Ләкин хәтер үткәннәрне саклый. Әнә тегендә, кырга карагыз. Кыя ташлары сыман батырлар тора. Аларның данлы батырлыгы үлемсез. Аларның фамилияләрен исегездә калдырыгыз — Кочетков, Докучаев, Гущин, Бурдов, Степаненко, Чирков, Шуктомов.
Фото: litres.ru