+14 °С
Облачно
Журналга язылу
Бөек Җиңү
9 Мая , 02:30

“Бишле”ләре һәрчак парлы булсын!

Игезәк кызларның берсе дәрестә ”5”ле алса, икенчесе дә җавап бирми калмый.

“Бишле”ләре һәрчак парлы булсын!“Бишле”ләре һәрчак парлы булсын!
“Бишле”ләре һәрчак парлы булсын!

Игезәкләр Арина һәм Рузанна Шәмсетдиновалар – Иске Туймазы мәктәбе горурлыгы. Кызлар 4нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый.  Дәрестә берсе ”5”ле алса, икенчесе дә җавап бирми калмый.

–  “Бишле”ләр дә парлы булырга тиеш! – ди кызлар.

Арина һәм Рузанна уңышларга бергәләп ирешә. Сәләтле кызлар укытучылары Лира  Гыйниятуллина җитәкләгән “Яшь журналист” түгәрәгендә бик яратып шөгыльләнә. Кызлар зур фәнни эш башкаруда катнашкан. Бөтендөнья халык иҗаты буенча игезәк батырлар турында әкиятләрне җыентыкка туплаганнар. “Игезәкләр турында әкиятләр” 50 мең данә белән басылып чыккан.

– Укучыларымның хезмәтен Туймазыда узган “Яшь талантлар” бәйгесендә Башкортстанның халык язучысы Камил Җиһаншин да югары бәяләде. Арина һәм Рузанна  Гран-прига лаек булып,“Яшь әдәбиятчы” дипломнары белән бүләкләнде”, – ди җитәкчеләре Лира Хәләф кызы.

Апрельдә башкаланың “Аврора” талантлар үстерү үзәгендә узган республика фәнни конференциясендә дә игезәкләр әкиятләр җыентыгы белән җиңү яулаган.

 Әлбәттә, Арина белән Рузаннаның максатчан булуы тәрбиядән килә. Әти-әнисе кызларын кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтә. 7нче сыйныфта укучы Азалиядән үрнәк алып, сеңелләре өй җыештыра, бакчада ярдәмләшә. Кызлы өйдә һәрвакыт тәмлекәчләр пешә. Татар телен яратып өйрәнүче кызлар Габдулла Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый!” дигән сүзләрен яхшы аңлый. Буш вакытларында велосипедта йөрергә, туп уйнарга, сәйлән белән үрергә, рәсем төшерергә ярата алар.

Киләчәктә дә уңышлары, җиңүләре парлы булсын!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас