+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
28 сентябрь 2019, 18:01

"Әтиемнең машинасы кызмаса..."

Хакыйкать - балалар телендә, диләр. Шуңа да, чамалап сөйләшик, өлкәннәр! Сезнең игътибарга балалар тормышыннан берничә мәзәк.

***
Ун яшьлек улы өйгә кайтып керә. Киеме ертылган, күз төбе күгәргән .
- Уф! - дип каршы ала әнисе. - Мин сиңа ул малай белән уйнама, дип ничә тапкыр әйттем?!
- Әни-и-и... - дип үпкәли малай. - Мин уйнаганга охшаганмынмы соң?!
***
Мәктәптә укытучы укучыны шелтәли:
- Бу бик начар сүз. Аны кайда ишеттең?
- Әтием шулай, ди.
- Ә син нигә кабатлыйсың? Мәгънәсен дә аңламаган килеш...
- Аңлыйм, апа. Бу сүз - әтинең машинасы кабынмавын аңлата.
***
Улы әтисеннән сорый:
- Әти, син ябык күзләр белән яза аласыңмы?
- Әлбәттә!
- Алайса, күзләреңне йом да көндәлегемә кул куй әле.
***
-Илнур, көндәлегең кайда? - дип сорый әнисе.
-Мин аны бер көнгә Айнурга биреп тордым.
- Нигә тагын?
-Әти-әнисен куркытсын әле!
Читайте нас: