+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
2 октябрь 2019, 17:28

Әти дә кереп качты...

Балалы өйдә бур ятмас, диләрме әле?

Сезнең игътибарга балалар тормышыннан берничә кызык-мызык.
***
7 яшьлек кызга җәза биргәннәр - почмакка бастырып куйганнар.
– Әни, сиңа җәзаны дөрес бирмисең кебек тоелмыймы?
– Юк!
- Ә юкка! Менә кара: бала почмакта басып тора һәм әти-әнисе турында бик начар уйлый. Сиңа бу кирәкме?
***
Укытучы укучысының өенә килгән.
- Әниең кайда?
Малай әйтә икән:
- Эштә...
- Ә әтиең?
- Ул да кереп качты...
***
Беренче сентябрь. 1нче сыйныфта дәрес бара. Укытучы балаларга:
- Сез мәктәпкә укырга килдегез. Биредә тыныч кына утырырга кирәк, әгәр дә нәрсә дә булса сорагыз килсә, кулны күтәрергә кирәк.
Иң арттан утырган малай кулын суза. Укытучы:
- Әйдә, тыңлым үзеңне.
- Ә, мин болай гына, апа. Системаның ничек эшләвен тикшерәм...
Читайте нас: