Дуслар, балалар тормышыннан берничә кызык-мызык тәкъдим итәбез. Кәефләрегез күтәренке булсын!
- Әти, сине мәктәпкә чакырталар?
- Тагын?.. Бу мәктәпнең мин алыштырмаган ничә тәрәзәсе калды соң әле?!
- Әни, без быел диңгезгә барабызмы?
- Быел репетиторларың бара.
- Мин бишле алган саен әнием вак бәлеш пешерә, - дип мактана икән ахирәтенә укучы кыз.
- Түм-түгәрәк бишле капчыгы икәнлегең күренеп тора инде!
Невропатолог мәктәпкә укырга төшәсе балага сораулар бирә.
- Песинең ничә тәпие бар?
Малайның түземлеге калмый:
- Әни, бу абый бигрәк бәхетсез. Песи күргәне генә дә юк!..
Ике малай урамда футбол уйный.
- Сезнең өйдән нинди тавыш килә ул? - дип сорый икән берсе.
- Математикадан минем өйгә эшне эшлиләр. Картәти әтигә мәсьәләнең ничек чишелүен аңлата...