+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
20 октябрь 2019, 17:57

Яраткан фәнем — айфон!

Заман башка – заң башка, диләр. Дөрес икән шул...

Дуслар елмаеп-көлеп алыйк әле. Сезнең игътибарга мәктәп тормышыннан берничә кызык-мызык.
***
Укытучы укучыдан сорый:
— Кайсы фәнне ныграк яратасың?
Малай озак уйлап тормаган, чатнатып җавап биргән:
— Яраткан фәнем — айфон!
***
Укытучы:
— Илнур, болай начар укысаң, әтиеңнең бөтен чәчен агартып бетерәсең...
Укучы:
— Апа, ул болай да пеләш бит инде!..
***
Укытучы дәрестә яңа тема аңлата:
— Балалар, салкында барлык матдәләр кысыла, ә җылыда киңәя...
Шулвакыт Айдар кулын күтәрә:
— Апа, хәзер мин җәйге каникулларның кышкысыннан нигә күбрәк булуын аңлады-ы-ым!
***
Әдәбият дәресе укытучысы укучы малайга:
— Дөресен генә әйтәле, иншаны кем язып бирде?
— Чынлап әйтәм: белмим! Мин кичә иртә йокларга яттым…
Читайте нас: