+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
22 октябрь 2019, 18:04

Ә мин аны тәбикмәк дип торам...

Дуслар, балалар тормышыннан берничә кызык-мызык. Елмаеп алыйк әле!

***
Рәсем дәресендә укучы партадашына:
— Синең рәсемгә карап, минем ашыйсым килә башлады...
— Ашыйсың килә?.. Кояшка карапмы?
— Ә-ә-ә, син кояш төшердемени?! Мин аны тәбикмәк дип торам...
***
Укучы инглиз теле буенча имтиханнан кайткан. Әнисе сорый икән:
— Тапшырдыңмы?
— Тапшырдым бугай...
— Нәрсәләр сорадылар соң?
— Кем белсен инде! Сораулар инглизчә булды бит.
***
Дәрестә контроль эше бара. Укытучы шпаргалка белән тотылган укучыларның һәркайсына икеле куеп, кабинеттан чыгарып җибәрә бара икән.
Шулвакыт завуч килеп керә:
— Контроль эш язасызмы? Күчерергә яратучылар юкмы?
Укытучы:
— Һәвәскәрләр әллә кайчан коридорда утыра. Монда шпаргалка белән эш итүнең иң осталары гына калды!
***
Беренче сыйныф укучысы мәктәптән кайта.
— Булды! Башкача мәктәбегезгә таба аягымны да атламыйм!
— Нигә?
— Укый белмим! Яза белмим! Сөйләшергә дә рөхсәт итмиләр...
Читайте нас: