- Балалар, хәзер мин сезгә Пифагорның теоремасын исбатлап күрсәтәм.
Иң арткы партадан "икеле капчыгы"ның тавышы ишетелә:
- Апа, кирәкми, без Сезгә болай да ышанабыз!
- Улым, тарихтан чиреккә нигә өчле чыкты?
- Бу укытучылар бигрәк кызык инде. Үзләре бер генә фәнне белә. Ә без 8 фәнне берьюлы яхшы белергә тиешбез!
- Филүс, 1 килограмм алма 50 сум тора. Әниең ике килограмм өчен күпме акча түләргә тиеш?
- Абый, әйтә алмыйм... Минем әни сатулашып, хакны һәрвакыт төшертә...