+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
30 октябрь 2019, 22:25

Ял итеп кенә алам да...

Дуслар, сезнең игътибарга балалар тормышыннан берничә кызык-мызык тәкъдим итәбез.

***
Кыз әти-әнисеннән сорый:
- Ә Кыш Бабай сезгә нәрсә бүләк итте?
- Бернәрсә дә...
- Сез үзегезне шулкадәр начар тоттыгызмыни?
***
Ике укучы кыз сөйләшә-сөйләшә мәктәптән кайтып килә. Шунда берсе сорый:
- Син кемне күбрәк тыңлыйсың, әтиеңнеме әллә әниеңнеме?
- Әнине.
- Ни өчен?
- Чөнки безнең өйдә иң күп сөйләгәне ул.
***
Кечкенә малайдан сорыйлар:
- Алты алмаң бар иде. Яртысын абыеңа бирдең. Синдә ничә алма калачак?
- Биш ярым!
***
Әнисе көйсез улына:
- Менә бит, елаудан да туктадың...
Малай:
- Мин туктамадым, әлегә ял итәм.
Читайте нас: