Дуслар, балалар тормышыннан берничә мәзәк укып алыгыз әле.
— Син кайчан дәресләреңне әзерләргә җыенасың?
— Кинодан соң — соң була!
— Әни, син бит үзең әйттең: укырга беркайчан да соң түгел!
Иреннәре шешкән малай дәрескә килгән. Укытучысы сорый икән:
— Әти белән балык тотырга барган идек. Шунда иренгә шөпшә килеп кунды.
— Юк инде, әти шөпшәгә ишкәк белән тондырды...
— Әгәр манный боткасын ашамасаң, мин Убырлы карчыкны чакырам.
— Әни, ул бу ботканы ашар дип уйлыйсыңмы?
— Илназ, әйт әле, ике икең ничә була?
— Дөрес. Менә сиңа моның өчен дүрт кәнфит.
— Эх, белгән булсам, уналты дигән булыр идем...