+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
12 ноябрь 2019, 22:00

Картәнинең чәчен кем агарткан?!

Кайвакыт балаларның җавабы өлкәннәрне телсез калдыра.

Дуслар, балалар тормышыннан берничә мәзәк укып, елмаеп-көлеп алыгыз әле.
***
Әниләре эштән кайтып керә:
— Балалар, бүген нинди файдалы эшләр башкардыгыз?
— Мин савыт-саба юдым! — ди берсе.
— Мин корытып тордым! — ди икенчесе.
— Ә мин тәлинкә, чынаяк ватыкларын җыйдым... — ди өченчесе.
***
— Әти, миңа Илнур сукты... — ди Айдар.
Әтисе:
— Шунда ук “сдача” бирергә кирәк иде.
— Мин алдан ук биргән идем инде...
***
— Әни, суган файдалымы? — дип сорый кибеттә Раушан.
— Әлбәттә!
— Ә каймак?
— Каймак та файдалы.
— Алайса миңа әнә теге суганлы-каймаклы чипсыны алыйк әле!
***
— Улым, син икеле алган саен, минем бер чәчем агара, — ди икән әтисе.
Малай бераз уйлап торган да:
— Әһә! Хәзер картәнинең чәчләре нигә ап-ак булуын аңладым инде. Әти, димәк, син миннән дә начаррак укыгансың бит...
Фото: zabavnik.club
Читайте нас: