+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
16 ноябрь 2019, 19:40

Дискотека – физкультура дәресе түгел!

Физкультура дәресе. Ярты сыйныф формасын өйдә калдырып килгән.

***
- Бер кеше ничек шулкадәр хата ясый ала?! – дип гаҗәпләнә укытучы Маратка дәфтәрен сузып.
- Ни өчен берүзем? Әти белән икәү, - дип горурланып җавап бирә малай.
***
Укытучы:
- Сезнең улыгыз географияне бик начар белә…
Әнисе:
- Белмәсә, белми инде! Безнең хезмәт хакы белән авылдан барыбер ерак китеп булмый ул…
***
Физкультура дәресе. Ярты сыйныф формасын өйдә калдырып килгән. Укытучыны мондый хәл ачуын чыгара:
- Нинди хәл соң бу, аңламыйм: физкультура дәресе икән, аларның формасы юк. Ә дискотекага барысы да “Адидас”та килә…
***
Чирек ахыры. Дамир мәктәптән кайтып керә.
- Улым, көндәлегеңне күрсәт әле. Нинди билгеләр белән сөендерерсең икән?..
Малай әнисенең күзләренә карап, кыяр-кыймас кына көндәлекне суза:
- Әни, иң мөһиме: мин - исән-сау! Калганы пүчтәк бит, әйме?
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: