Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
17 ноябрь 2019, 20:40

Җавабын кем таба?

Әти-әниләр, балаларыгыз белән бергәләп табышмаклар чишегез. Ялларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен.

1. Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны тугыз кат.


2. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.


3. Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә.


4. Бер күтәрәм йорт,

Эче тулы яссы корт.


5. Эсселәгән саен,

Кат-кат тун кия.


6. Яшел сарай эчеңдә

Кызыл бояр утыра.


7. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.


8.Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз.
Читайте нас: