Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
20 ноябрь 2019, 20:20

“Безнең әти банкоматта яши!”

Кайвакыт кечкенә сабый әйткәннән, ни көләргә, ни еларга белми торасың...

Дуслар, сезнең игътибарга — балалар тормышыннан берничә мәзәк. Кәефләрегез күтәренке, якыннарыгыз сау-сәламәт булсын!
***
— Ни өчен көн саен дәресеңне әзерләми киләсең? Әти-әниең кая карый? — дип гаҗәпләнә укытучы.
Укучы:
— Апа, әти эшләп җибәргән иде инде. Икеле куйдыгыз бит. Башкача эшләмим, диде...
***
— Яле, улым, көндәлегеңне күрсәт. Бүген ничәлеләр алдың? — дип сорый әтисе улыннан.
— Нәрсәсен карыйсың инде аның?! Бер генә икеле бар...
— Бер генә икеле?..
— Әти, кайгырма, иртәгә тагын алып кайтырмын!
***
5 яшьлек малай әнисе белән банкомат янына килә.
— Хәзер, акча алабыз да кибеткә кереп тәмлекәчләр сатып алырбыз, — ди әнисе.
Шулвакыт малай гаҗәпләнеп сорап куя:
— Әни, безнең әти хәзер банкоматта утырамыни?
***
— Картәнием, синең коймак ашыйсың киләме? — дип сорый оныгы.
— Килә-ә-ә... — ди әбисе.
— Алайса, тиз генә пешер әле, яме!
Фото: ru.freepik.com
Читайте нас: