+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
26 ноябрь 2019, 14:35

Иншаны кем язган?

Мәктәп еллары — вакыйгаларга бай чор. Такта алдында кызарулар, тәрәзә ватулар, кызлар чәчен тартып елатулар...

Түбәндәге мәзәкләр мәктәп укучылары тормышыннан. Елмаеп алыйк, дуслар!
Әдәбият дәресе. Укытучы:
— Илсур, дөресен генә әйт әле, иншаны кем язып бирде?
—Апа, чынлап әйтәм, белмим. Мин кичә бик иртә йокларга яттым...
***
Тарих укытучысы Айвазга:
— Бородино сугышы кайчан булган?
— Хәтерләмим... — ди малай.
— Ә нигә мин хәтерлим, ә син юк?
— Апа, соң Сез миннән ничә яшькә өлкәнрәк?!
***
Укытучы:
— Әйдәгез, фигыльләрне төрләндерәбез: мин утырам, ул утыра, без утырабыз, алар утыра, сез утырасыз. Айдар, яле кабатла...
— Нәрсәсен кабатлыйсың инде, апа?! Барысы да утыра...
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: