+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
29 ноябрь 2019, 12:30

Татар микән соң ул?

6 яшьлек Әмир 1 яшьлек энесе Аязның бер сүзен дә аңламый. Ә энесе абыйсы артыннан бер адым да калмый үзенә кирәген таптыра:— Ами, камсит би-и...

Дуслар, сезнең игътибарга балалар тормышыннан берничә мәзәк вакыйга тәкъдим итәбез.
***
5 яшьлек Әмилә иртән балалар бакчасына җыена. Шунда кыз көзге каршында бизәнеп торган әнисенә:
- Әнием, син шундый мату-у-ур! Клоун кебек бизәнгәнсең...
***
6 яшьлек Әмир 1 яшьлек энесе Аязның бер сүзен дә аңламый. Ә энесе абыйсының артыннан бер адым да калмый үзенә кирәген таптыра:
- Ами, камсит би-и...
Шунда Әмир тәмам аптырап:
- Әни, нигә апаемның нәрсә сөйләгәне аңлашылмый? Татар микән соң ул?! – дип куя.
***
- Әти, эшкә барма... Безнең белән өйдә тор, - дип җылый 3 яшьлек Әминә.
- Әтиең эшкә бармаса, без ач калабыз, - дип юата әнисе.
Моңа аптыраган бала:
- Әти өйдәге бөтен ашарганы берүзе ашар бетерермени?!
***
4 яшьлек Илнурны әнисе үзе белән опера концертына алып барган.
- Әни, нигә бу абыйны берсе дә тиргәми? - ди малай сәхнәдәге артистка ишарәләп.
- Ә нигә аны тиргәргә?!
- Без бакчада шулай кычкырсак, тәрбиячеләр шунда ук тирги башлый.
Фото:chitalnya.ru
Читайте нас: