Балалар тормышыннан берничә мәзәк укып, елмаеп алыйк әле, дуслар!
— Чирек азагы җитте. Начар билгеләрне кайчан төзәтәсең?
— Әти, мин көн саен моны эшләргә тырышам. Тик укытучы бер минутка да журналны калдырмый...
Әнисе яныннан улы велосипедта узып бара:
— Әни, кара әле, мин “кулсыз” да бара алам!
Берничә минуттан ул борылыштан янә килеп чыга.
— Әни, кара әле, мин “тешсез” барам…
— Айнур, ә син бер савытта күпме теш пастасы булуын беләсеңме?
— Беләм, әлбәттә! Үзем тикшереп карадым. Безнең залдагы телевизордан диванга кадәр...
Укытучы балалардан сорый:
— Әйдәгез әле бер табышмак чишик. Кем барысын да күрә, барысын да ишетә, барысын да белә?
— Апа, ул безнең күрше әбие, — ди малай.