+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
11 февраль 2020, 01:30

Диктантны кемнәр яза?

Укучы балалар тормышыннан кызыклы хәлләр.

****
Ике малай сөйләшә. Берсе икенчесенә:
- Беләсеңме, безнең эт шундый куркак, ишектә берәрсе күрендеме, диван астына кереп кача...
- Качса ни булган?! Кунаклар киткәч чыгадыр бит?!
- Чыга да соң, тик анда икебезгә бик кысык шул...
****
- Әти, ә нәрсә ул таш гасыры?
- Таш гасыры – ул бик борынгы тарихи дәвер. Ул вакытта барысы да таштан булган, ­- ди икән әтисе.
- Компьютерлардамы?!
****
Ике сыйныфташ малай очраша. Берсе икенчесеннән сорый:
- Әти-әниең Интернетта утырыга рөхсәт итемме?
- Каян белдең?
- Күзләреңнән күреп торам.
- Әллә алар “акыллырак” тоеламы?
- Юк инде, кызарып беткәннәр...
***
Дәрес бара. Укытучы диктант яздыра:
- Балалар, кызыл юлдан дәвам итәбез. “ Мин күккә карап, кошлар очканны күзәтергә яратам”.
Шулвакыт Марат кул күтәрә:
- Апа, мин кошлар очканны карарга бөтенләй яратмыйм. Миңа да язаргамы?!
Фото:kachnews.ru
Читайте нас: