Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
8 сентябрь 2020, 16:00

Милли киемнәрдә йөрү горурлык!

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә милли костюмнарга багышланган дәресләр узды.

11 сентябрьдә республикада Милли костюмнар көне билгеләнәчәк. Шушы уңайдан Уфаның 84нче Татар гимназиясендә милли киемнәргә багышланган дәресләр узды. Укучылар татар халык костюмы төрләре, аның символик әһәмияте, көндәлек һәм бәйрәм милли костюмнарының үзенчәлекләре, киемдәге төс символикасы белән танышты.
Милли киемнәр белән танышу интерактив программалар форматында оештырылды. Укучыларга Башкортстанның Милли музее буйлап виртуаль экскурсия аеруча ошады.
Экскурсиядән соң һәркем үзе эскиз эшли, курчак төшереп, аны милли костюмга “киендерә” алды.
"Башкортстан - төрле милләт халыклары бердәм, тату яшәгән республика. Аларның һәркайсы үзенең бай мәдәниятен, шул исәптән милли киемен саклый. Милли костюм – ул халык мәдәниятенең аерылгысыз байлыгы, традицияләрнең бер өлеше һәм аны киләчәк буыннарга сакларга кирәк", - ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Хәбибулла кызы Гәрәева.
Фото: гимназия сайтыннан.
Читайте нас: