Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
14 декабрь 2020, 15:05

“Яңа алымнар балаларга ошый”

Радий Хәбиров Башкорт теле көне белән котлады.

Бүген, 14 декабрьдә, Башкортстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә Башкорт теле көне билгеләнә.
Башкортстан Республикасы Башлыгы социаль челтәрләрдәге үз битендә Уфаның 44нче полилингваль мәктәбе укучыларының республика халкын бәйрәм белән котлаган видеоролигын урнаштырды.
“Без башкорт телен укыту ысулларын үзгәрттек, һәм бу урыс телле сыйныфта укучыларның елмаюына карап фикер йөртсәк — безнең яңа алымнар балаларга ошый, — дип яза Радий Хәбиров. — Аның асылы шунда ки: укучыларның мәҗбүрилеге - кимрәк, ә табигый кызыксынуы күбрәк булырга тиеш. Туган телләрне саклау һәм үстерү эшендә телне популярлаштыру буенча бу чаралар нәтиҗәлерәк булыр дип ышанам".
Республика Башлыгы үз постын башкорт телендә: "Башҡорт теле көнө менән ҡотлайым!” дип тәмамлаган.
Билгеле булуынча, бүген Башкортстанда әлеге бәйрәмгә багышланган киң программа көтелә. Кичен "Башкортостан” дәүләт концерт залында бәйрәм концерты булачак, анда Башкорт теле елына йомгак ясалачак.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: