+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
23 декабрь 2020, 23:00

Кәнфит бирәселәрен белсәм...

Дуслар! Мәктәп тормышыннан кызыклы хәлләрне укып, елмаеп алыйк әле.

***
Укытучы беренче сыйныф укучылары белән математика дәресен үткәрә.
- Балалар, икегә икене кушкач ничә була?
- Дүрт! – дип кычкыра Илдус урыныннан.
- Афәрин! Менә сиңа бүләк - дүрт кәнфит.
- Их... – дип авырсулый малай. - Әгәр приз алачагымны белсәм, сигез дигән була идем!
***
Беренче сыйныф укучысы мәктәптән кайткан.
- Я, ничек, улым, мәктәптә ошадымы? – дип кызыксынган әти-әнисе.
- Укытучы апа дүрт дәрес сөйләде дә сөйләде, барыбер вакыт җитмәде. Иртәгә кабат килергә кушты...
***
- Балалар, кайсыгыз Африкада яшәүче биш хайванны әйтеп бирер? – дип сорый география укытучысы.
- Абый, мин җавап бирим әле, - дип, Илсур арткы партадан кул күтәрә.
- Тыңлыйм...
- Өч зебра һәм ике жираф! – ди малай чатнатып.
Фото:aif.ru
Читайте нас: